«Сердце пармы» Чаллыда (12+)

9 декабрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә танылган язучы, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премия лауреаты, «Сердце пармы», «Географ глобус пропил», «Тобол» һ.б. китаплар авторы Алексей Иванов белән очрашу узды. 

встреча
btY6MrvNHqk
b4ZP6CI6anU
i5Iw1Feb2tk
qh_5Z2nrHlU
lZTcCJX6_gU
ZahsOu_BDEQ

Язучы тамашачыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, заманча әдәбиятка карата үз карашы белән уртаклашты. Зур язучының тарих һәм заманчалык – тарихи роман жанрының өстенлеге турында фикерләрен ишетү бик кызыклы булды. Алексей Иванов белән очрашу – яңа уй-фикерләр һәм уйлану өчен сәбәп тә. 

Язучының продюсеры, «В сердце пармы», «Железный пояс» юл күрсәткечләр проекты авторы Юлия Зайцева шулай ук катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 

Очрашу әдәби Чаллы тарихында истәлекле вакыйгага әйләнде, укучылар үзләре белән имзаланган китаплар алып китү белән бергә үзләрен чын рус әдәбиятына мөнәсәбәтле булуын да тоя алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: